bash bitke Forum Qunaq kitabi tat lat

Web-экскурсия.

Буген без сезнен, белэн Канада татарларнын, web-сэхифэлэрен карап чыгабыз. Ул canadatatar.com адресында урнашкан. Бу Онтариодагы татарларнын, 2004нче елнын, 19 гыйнварда барлыкка килгэн «Берлек» берлэшмэсенен, официаль рэвештэге сайт. Берлэшмэ президенты Тагир Ганиев, максатлары – инде нэрсэгэ тагын берлэшмэ ясала – татар мэдэниятен саклау, Канада татарлары очен социаль программалар тормышка ашырга.
Сайтлары интернетта эле озак тугел: “properties” буенча бу бит 6 мартта ясалган. Болай гадэти официаль сайт: сэудэ hэм сэяси ян,алыклары турында берничэ бит, контактлары, сайтнын, картасы. Кунак китабы юк, урыс телендэге версиясенэ ссылка эшлэми.
Беренче битендэ шундый ондэшу: «Dear brothers and sisters!» – «Кадерле энекэшлэр hэм сен,еллэр!» Кызык, андый ондэшуне Татнеттагы Рэсэй сайтларында курмэдем бер дэ. Анын, астында ял конен бергэ уткэрергэ чакыру hэм ж,ыелышнын, урыны язылган. Нишлэптер майдагы коннен, датасын гына курдем. Эллэ сирэк ж,ыелалар инде. Символикалары Канада флагы hэм Ак Барс сурэте.
Беренче карашка – улек сайт. Сезнен, фикерлэрегез нинди булыр?

Раил Илдарханов

VIII - XVIII ЙO3ЛЭРДЭ БОЛГАР-ТАТАР КОСТЮМЫ

Татар милли костюмы тарихи усешнен, озын юлын уткэн. Матди мэдэниятнен, бер кисэге буларак, ан,а гадидэн катлаулыга таба камиллэшу хас. Шулай да, чыганакларнын, ж,итмэве сэбэпле, анын, усешендэге борынгы hэм урта гасырлар чоры хакында гомуми рэвештэ гена сойлэргэ момкин. Идел Болгарстаны, Ж,учи Олысы (Алтын Урда) hэм Казан ханлыгынын, топ халкы кием-салымнар тегу очен йортта эшлэнгэн материалларны: йон hэм ж,итен тукымаларны, постау, кун, йорт хайваннарынын, тирелэрен файдаланган. Э кыргый ж,анварларнын, - кара-корэн толке, сусар, кеш, кондыз - тирелэре бигрэк та кыйммэт йоргэн. Аксояк катлауларнын. парчадан, ефэк тукымалардан тегелгэн киемнэр кию традициялэрен коры ж,ир юлы белэн Хорэзем аша, су юлы белэн Идел буйлап Каспий дин,гезе аша Кытайдан, Урта Азиядэн, Византиядан бу тукымаларны hэм киемнэрне кайтаручы сэудэгэрлэр да хуплаган. Урта гасырларда шэрык тукымаларыннан тегелгэн кием-салым ислемайлар, энж,е-мэрж,эн hэм бизэну эйберлэре белэн беррэттэн булэк итеп тэ бирелгэн, 922 елда Болгар иленэ килгэн Ибне Фазлан бу хакта узенен китабында язып калдырган. Торле ж,енестэге hэм яшьтэге кешелэрнен, киемнэрендэ киселешнен, бер ук яки охшаш булу узенчэлеге борынгы кием-салымнын, характерлы сыйфаты булган, э аермалыклар икенчел билгелэр рэтенда торган. Ир-ат hэм хатын-кыз киеменен, нигезе булып кулмэк hэм кин, атламлы ыштан торган. Алар остеннан кыска ж,инле яки ж,ин,сез камзул (археологлар терминологиясендэ "куртка") кигэннэр. Ос киеме булып озын чабулы, озын ж,ин,ле ж,ин,елчэ яки калын каф-тан хезмэт иткэн. Затлы ос киеме чапан турында мэгълуматлар бик куп сакланган.
Материалны азрак тоту hэм кием тегуне гадилэштеру омтылышы галимнэр шартлы рэвештэ "туникасыман" дип атый торган киселешне тудырган. Ул бик борынгы заманнарда ук Шэрыкта барлыкка килгэн; ялганма (тоймэле) hэм килбэгэй (тоймэсез) киемнен топ типларын биргэн, алар исэ Евразиянен зур территориясендэ генэ тугел, а Европада X - XI йозлэргэ кадэр гамэлда булган. Ж,илкэлэрдэ урталай боклэнгэн тукыма ин,е топ калыпны тэшкил иткэн, анын, оске олешенэ туры ж,ин,нэр утыртылган. Итэк аска таба кин,эя барган ян ж,эйлэре, кайбер очракта эстэмэ чойсыман ялгаулар исэбенэ кин,эйгэн. Ж,ин,нен, ян ж,эйлэре белэн тоташкан урынына ертылудан саклау эчен канатсыман ялгау тегеп куелган. Эчке hэм ж,илбэгэй (тоймэсез) киемнэрдэ муен уемы озынча тугэрэксыман булган, тасма тукымадан эшлэнгэн кечкенэ утыртма яка белэн каймаланган, кукрэк уемы hэpвaкыт уртага урнаштырылган.
Урта гасырларнын, башлангыч чорында туникасыман киемнэрнен, кучмэ тормышка яраклаштырылган торлэренен узенчэлеге - итэклэренен, шактый кин,эюе. Хатын-кызларга ат остендэ йорергэ яки чугэлэп эшлэргэ туры килэ торган кучмэ тормыш хуж,алыгында мондый киселеш ун,айлы булган. Ос киеме киеп йору рэвеше белэн аерылып торган: кагыйдэ буларак, каплатмасы (запах) сул якка ятып торган. Ос киемен ботенлэй каптырып кию традициясе кин, таралган, бу каплатманын, кин, булмавы белэн ан,латыла. Оске олеш каптырылмаган очракта чабулар эйлэндерелеп ике яклы кайтарма барлыкка китергэннэр. Топ олеш hэм ян ж,ойлэр арасына тегелгэн итэк ялганмалары яки ике аерым тукыманы бер-берсенэ арттактанын узэге буенча беркету кафтанный каплатмасы кин, булуны, гэудэгэ ятып, сыланып торуны тээмин иткэн.
Лэкин, гомумэн, урта гасырларнын башлангыч чорында (VIII - X йозлэр) ос киеменен (кафтан, чапан) туникасыман олгеле булуы hэммэсен охшаш итеп курсэткэн (X йоз башы авторы Ибне Ростэ нэкъ шулай кабул иткэн), чонки ос киемнэре бер ук дэрэж,эдэ озын чабулы, ж,илкэ олешлэрендэ иркен, чабулары уртада каплатмалы, кукрэк hэм бил олешлэрендэ каптырмалы булган.
Болгар-татар костюмы усешендэ урта гасырларнын сон,гы чоры ос киемендэ ж,ин,нэр кисунен, камиллэшуе (уеп ясалган ж,ин, тобе), арттактаны вертикаль ж,ойлэр буенча билгэ яткырып тегу, итэклэргэ ян ж,ойлэр буйлап ялганмалар остэу, яканын камиллэшуе ж,ин, кинлеген торлечэ иту белэн сыйфатлана. Болар кием торлэрен арттырган: билле ж,ин,ел казакин hэм анын, калын торе - бишмэт, туннар; туры арттакталы, туры киселешле калган ж,илэннэр hэм чикмэннэр. Эчтэн киелгэн кулмэкнен, киселеше элеккечэ кала, озынлыгы узгэрэ. Ирлэр кулмэге кыскара, тезлэрне бераз гына каплап тора. Хатын-кыз кулмэге исэ итэгенэ кин, булмаган бала итэк остэлеп hэм бизэк олешлэре белэн тулыланып озыная.
Борынгы заманнарда гаскэрилэр кобэ кулмэк белэн, э халыкнын купчелеге ж,ылылык очен ос киеме астыннан киеп йоргэн кыска кием - камзул ("куртка") да акрынлап узгэрэ. Анын, усеше киселеше узгэреп, ж,ин,нэр юкка чыгу исэбенэ торган саен гэудэгэ ныграк сыпану юнэлешендэ бара. Хатын-кыз камзулында очпочмаклы кыекча кукрэк уемы барлыкка килэ, э сыланып торуы аны хатын-кыз сынына тагын да ныграк яраша торган итэ.
Урта гасырлар чорындагы ир-ат костюмынын, мэж,бури hэм зарури олеше булып корал, букча hэм башка кирэкле эйберлэр беркетелэ торган, тукымадан яки куннэн ясалган путалар саналган. Алар остэн тегеп куелган металл тэнкэлэр белэн бизэлгэн, сырлы каптырмалары булган. Сояктэн, металлдан эшлэнгэн, коеп hэм челтэрлэп-ботереп ясалган тоймэ-сэдэфлэргэ зур игътибар бирелгэн. Модалы традициялэргэ туры китереп, киемдэ алар торлечэ урнаштырылганнар. Мисал очен, XVI - XVIII йозлзрдэ тоймэлэр рэттэ 2-3 эр данэ булып горизонталь рэвештэ тегелгэннэр, баулар белэн тоташтырылганнар, шунын, белэн бер генэ тостэге тукымадан тегелгэн костюмга остэмэ бизэлеш эффекты бирелгэн. Каптырманын шундый торен С.Герберштейн рэсемендэ сурэтлэнгэн йомышлы татар кешесе киемендэ курергэ була.
Татарларда ин, борынгы аяк киеме булып кун аяк киемнэре санала: итеклэр hэм укчэсез ж,инел туфлилэр, башмаклар hэм галошлар. Аларны тупа оек дип аталган, калыбы белэн итеккэ охшаш постау яки киндер оеклар белэн, кайвакыт аякчу - чолгаулар белэн кигэннэр.
Борынгы болгарларда тире-кун hэм йон эшкэрту шулкадэр дэрэж.эдэ камиллэшкэн ки, Европа hэм Азиянен, куп халыкларында яхшы эшкэртелгэн йомшак кунне, сэхтиянне "болгари", "болгари товар" дип атау гадэткэ кергэн. X - XIII йэз казылмаларында археологлар камил киселешле, басып тошерелгэн бизэкле hэм хэтта сырлы металл бизэклэр ябыштырылган шун-дый аяк киемнэре табалар. Бизэлеш очен шулай ук торле тостэге кун олге-аппликациялэр дэ кулланылган.
X йоз башы болгарларында башны каплау гадэтен Ибне Фазлан да телгэ ала. Баш киемнэре киездэн, тиредэн, йон hэм башка торле тукымалардан яки аларнын, кушылмаларыннан эшлэнгэн. Чойсыман дурт кисэктэн торган шар-конус рэвешле бурек аеруча кин, таралган торлэрдэн була. Шундый сырган бурекне гаскэрилэр очлым (шлем) астыннан кигэннэр - болгарларда ул осте тугэрэклэнгэн рэвештэ булса, Казан ханлыгы чорында осте очланып тэмамлана. Кышкы буреклэр тиредэн тегелгэн hэм шул ук ка-лыпны кабатлаган, лэкин, кагыйдэ буларак, тыштан тире белэн кырпу тотылган, Аксоякларнен, баш киеме кыйммэтле тирлэрдан эшлэнгэн, модага карап оскэ таба сузынкы яки басынкы тэбэнэк рэвешле булган. Бизэлешлэре аларнын сэнгатьчэ нэфис ослубенэ ярашкан. Эувэлге чорда буреклэрнен, тагын бер торе - зур кырлары булган ерыклы буреклэр дэ киелгэн. Авыл халкы мохитендэ киез эшлэпэлэр рэвешендэ, лэкин инде ерыксыз хэлдэ алар XIX йознен, ахырына кадэр, "колакчын" дип аталган тире буреклэр аерым очракларда XVIII йозгэ кадэр сакланган. Хатын-кыз баш киемнэре торле-торле булган. Алар да яшь узенчэлеклэре hэм гаилэ мэнэсэбэтлэре, шулай ук киеп йорученен, социаль халэте ачык чагылган. Кызлар тугэрэк калыплы буреклэр, тукылган яки ак ж,еплэрдэн бэйлэнгэн йомшак ак калфак-чыклар кигэннэр. Башнын ман,гай hэм чигэ олешлэре остэмэ рэвештэ кун тасмадан (эувэлгерэк болгарлар) яки тэн,кэлэр, сэйлэннэр, чигэ алкалары беркетелгэн тукымадан торган ман,гай бизэклэре белэн бизэлгэн.
Борынгы заманнарда ук кияудэге хатын-кызлар баш киеменен, мэж,бури олеше тукымадан эшлэнгэн япма булган. Бу традициядэ чэчлэрнен, сихере турында борынгы мэж,уси карашлар чагылыш тапкан. Сон,рак бу карашлар буй-сын сызымталарын тигезлэргэ hэм йозне капларга куша торган камил дин - ислам дине белэн беркетелгэн. XIX йоздэге универсаль яулыкка кадэр япмалар форма торлелегенен, hэм усешнен, озын юлын уткэннэр. Барлык бу талаплэргэ ж,авап биру очен "тастар" дип аталган тар солге рэвешендэге ин, борынгы япмага катлаулы кин бермэле материя hэм остэмэ тукыма кисэклэре кирэк булган. Читтэн кайтарылган, аксояклэр генэ сатып алырдай кин, тукымалар бу талэплэргэ кубрэк ж,авап биргэннэр, очпочмаклы япмаларны (орпэк) hэм зур улчэмле турыпочмаклы япмаларны камиллэштергэннэр. Бу япмалар тар бэйлэвеч ярдэмендэ башка беркетелгэннэр, ул бэйлэвечлэр башлангыч чорда алынма, сон,рак тегеп куела торган булган, сон,гылары тукыманын, ачык тостэ булуына бэйле рэвештэ кайвакыт металл олешлэр белэн тулыланып, остэмэ бизэну эйбере булып хезмэт иткэн. Япма остеннэн тугэрэк шарсыман яки конус рэвешле бурек киелгэн. Ияк астында тоташа торган колакчынлы hэм арка олешендэ толымнарны каплаучы тукымалы "кашпау" -шуларнын катлауландырылган бер торе. Иясенен, социаль халэтенэ бэйле рэвештэ, баш киемнэре остенэ балык тэн,кэсе кебек итеп акчалар, энж,е-мэр-ж,аннар, ж,из тэнкэлэр тегеп куелган.
Урта гасырларнын сон,гы чорында (XVI - XVIII йозлэр), моданын, гомуми юнэлешенэ бэйле хэлдэ, аксояклэрнен, мондый баш киемнэре оскэ таба нык кына сузыла, каты нигезле итеп зшлэнэ, ж,ентеклэп бизэлэ hэм хатын-кыз костюмынын, аеруча кочле тэесир ясый торган олешенэ эверелэ.
Алынма бизэну эйберлэре - кукрэккэ, толымнарга, кулларга беркетелэ яки киелэ торган эйберлэр дэ костюм белэн бер ук ослубкэ буйсындырылган була. Аларны ясау очен нигездэ комеш кулланылган, ул эувэлге чорда чукеп нэкышьлэу, кою юлы белэн эшкэртелгэн; вак шарчыклар рэвешендэ бортеклэндерелгэн hэм ябыштырып куелган; урта гасырларда ботереп-уреп эшкэрту остенлек алган. Геометрик орнаментлар, усемлек орнаментлары белэн беррэттэн бизэклэрдэ зооморф мотивлар да бар. Аларнын нык ослублэшкэн хэлдэ булса да сакланып калуы ата-бабалар истэлеге белэн ан,латылган.
Гомумэн алганда, эувэлге чор болгар-татар кос-тюмы олгесе белан Урта Идел буенда яшэгэн башка халыклар кием-салымына якын булган хэлдэ, гомуми силуэты hэм ачык тостэге шарык тукымалары, моселман деньясындагы эстетик омтылышлар тэесирендэ туган тослэр куплеге белэн аерылып торган. Киемдэге куптослелек шэhэрлэрдэ, алыкнын, феодаль-сэудэгэр катлавы мохитендэ ныгып, акрынлап кочэя барган. Шактый сон,рак ул ерактагы тобэклэргэ, авыл конкурешенэ утеп кергэн.

М. Завьялова «Татар милли киеме. Татарстан республикасы милли музее тупланмасыннан» китабыннан.

Номерда:

Айнур Сибгатуллин: "...без уз вакытында союз республика да булмадык, ботен параметраларыбыз булганга карамастан..."
тулысынча

ссылка 2

ссылка 3

ссылка 4

(c) Kerpe Studios, 2004
Hosted by uCoz