bash bitke Forum Qunaq kitabi tat lat

Музыкабыз.

Сарманнар will rock you!

Эйе, татар музыкасы усэ бара. Ян,а артистлар барлыкка килэ, булганнары альбомнар яза, татар музыкасы буенча сайтлар ачыла, hэм дэ инде «Татар ж,ыры»… Эмма без бу рубрикада татар альтернатив музыкасын курсэтербез, димэк, татар андерграундын эзлибез. Бу номерда инде Сарман якларыннан «Хат» торкеме.
Анын, турында мин танышымнан белдем, торкеменен, Илнур Якупов исемле катнашучысына чыгып, язылышып алдым, сораулар бирдем. Татар рок-музыкасы турында бэхэслэштек. Илнур очен рок-н-ролл ул «яшэу рэвеше…доньяга караш» hэм дэ «протест музыкасы». Татар музыкантлары арасында андый тирэн фикерле hэм музыкаль рэвештэ (курыкмыйча эйтэм) зирэк кеше булганлыгы бик шатлыклы факт. Менэ анын, фикерлэре:
…Татар музыкасы турында:
«татар музыкасы ул бик самими hэм камил. hэм ДАhИ музыка – ан,а «протест» гел туры килми. Элбэттэ, ул бу ваккытта ТАТАР музыкасы булмый… яки рок-н-ролл булмый.»
…Попса hэм рок аермалары турында:
«Гомумэн, «попса» белэн «рок» арасында чиклэр югалган инде. Вакыт утэ, заманнар узгэрэ, кызганыч. Рок-н-Ролл Геройлары кайдадыр томанда, еракта калып бара......Хэзер алтын урынында - бакыр. Нэрсэ, «Linkin park» яки «Звери»- рокмы? Аларны куеп буламы Nirvana , «Алиса», «Аквариум» янына?
«Dire Straits» , «Pink Floyd», «Doors» сыман чын Рок-н-ролл Геройлары хэзер инде юк. Элбэттэ, Майк, Цой......»
Курэсез, андый кешелэребез булганда, безнен, музыкабызнын, килэчэге бар!

hэм дэ берничэ сорау:
- Торкем тарихы кайсы елдан башлана?
- «Хат» торкеме 2001 елда барлыкка килде. Сарманда. Элбэттэ, без анынчы да берберебез белэн куптэн таныш hэм бергэ уйный идек. Рок-н-роллдыр, блюздыр...
- "Хат"та ничэ кеше?
- Оч кеше.
- Нинди инструментларда уйныйлар?
- Эльвир Закиев вокал. Эдуард Шайхыразыев гитара. Илнур Якупов клавишалар, аранжировкалар.
- Узлэре нэрсэ белэн шогыльлэнэлэр?
- Музыка белэн гэнэ кон куреп булмый. Яна инструментлар да аласы килэ, примочкалар да... Шуна курэ егетлэребез эшли. Эльвир «Монтажник» оешмасында. Эдуард «Щит ХХ» оешмасында. Минем турында бу сер.
- Альбомнарыгыз чыктымы?
- Ике демо-альбомыбыз кулдан-кулга йореп («народная перезапись» ысулы белэн) безнен якларда кин таралды. - Кая яздыгыз?
- Узебезнен, кечкенэ студиябызда. Лэкин озакламый сэудэ нокталарында «Хат» торкеменен «Тонге DJ» диеп исемлэнгэн альбомы чыгачак. Бу безнен ин, яхшы ж,ырлардан иж,ат ж,имеше.
- Концертларыгыз еш була курэм. Кая уйнаганнарыгыз бар?
- Ботен концертларны искэ тошереп булмый. Без кубесенчэ Чаллыда уйныйбыз. Казанда да уйнаган бар, НКЦда («Казан» милли-мэдэни узэге – авт.прим.), промо-акциялэрдэ, махсус кунак булып… - Бэлки берэрнинди фестивальлэрдэ катнаштыгыз?
- Элбэттэ. Без «Рок-панорама» диеп исемлэнгэн Татнефть уткэрэ торган рок-фестивальлэрдэ катнашабыз. Ул hэр елны утэ. hэм без, элбэттэ, татарча ж,ырлыйбыз. Э анда Башкортостан, Татарстан шэhэрлереннэн килгэн hэм урысча ж,ырлаучы торкемнэр арасында бу куренеш бик, йомшак эйтэм, гэдэти тугел.
- Бутэн группалардан кем белэн аралашасыз?
- «Три Танкиста» (Чаллы), «Алконост» (Чаллы), «Ради О» (Сарман), торле торкемнэрнен, аерым музыкантлары белэн… Татар эстрадасына килгэндэ. Концертларда бергэ уйнаганлыктан, танышбыз: «Золэйлэ» , «Казан егетлэре»…
- Музыкагыз буенча, торкем килэчэге буенча планнарыгыз я уйларыгыз нинди?
- Менэ Бритни Спирс безне бергэ концерт куярга, Лас Вегас шэhэренэ чакырган иде. Барып булмый инде. Озакламый печэн эзерлэу вакыты башлана авылда…

Раил Илдарханов

Татнетнын, гурусы - Айнур Сибгатуллин белэн интервью.

- Айнур, сине яшерен Татнет гурусы дип саныйлар. Эйтче, уз-узен,не алай дип саныйсын,мы hэм каян андый билгелэмэ?
- Провокацион сорау;) Узем турында Татнетнын, гуру (тогэлрэк эйткэндэ интернет-гуру) дип эйтсэм, дорфалык була. Саныйм димэсэм, ярлыга салышам. Гмм… Монда каян тотен искэнен кечкенэ ан,латулар бирергэ кирэктер. Мин "Татарстан" журналында чыккан "Татарский интернет" статьясымда (№№8-9, 2002 ел) Татнет сайтларынын, тулысынча кузэту hэм анализ ясаганым беренче булып чыкты, аннары 2003нче елда узган Казандагы беренче Татнет Форумына "Еще раз к вопросу о Татарском интернете" дигэн докладны яздым, hэм, ниhаять, "Татарский интернет-2" дигэн статья ("Татарстан" журналы, №2, 2004 ел). Бу, могаен, олешчэ чыннан да куп кенэ кеше мине Татнетта бераз гына белгэн кеше буларак белэ торган фактына тээсир иткэндер. Интернет-гуру термины, кубрэк уз-уземне ирониялэу термины, челтэрдэ электэн билгеле - бу инде "ламер" тугел, "отец" (татарчага бу сленг сузе тэрж,емэ ителми шул - авт.прим.), уеннар уйнаучылар эйтмешли. Тогэлрэк эйткэндэ, бу Интернет hэм интернет-технологиялэрнен, берэр сферасында авторитетлы кеше.
Татнет булу-булмау соравына кайтканда, башта татар интернеты нэрсэ икэнен билгелэргэ кирэк. Уземнен, эле чыкмаган сон,гы "Татарский Интернет - мифы и реальность" статьясымда мин тагын бер тапкыр Татнет билгесен бирергэ тырыштым hэм тубэндэге формулада язып карадым:
Интернет+(Татарлар+Татар теле+Татарстан)=Татнет.
Бервакыт мин Татнетны "татар тематикасы" белэн бэйлэнгэн сайтларынын, ж,ыелмасы" дип билгелэп карадым. Шул чакта, Татнетнын, икенче - таррак билгелэмэ бар: саф татар телендэ сайтлар ж,ыелмасы. Тагын оченче караш та бар: Татнет астында Татарстан ж,омhуриятенэ монэсэбэтле сайтлар ж,ыелмасы ан,лашыла. Шулай булгач, беренче билгелэмэдэн чыксак, буген Татнет 200 сайттан тора. Татар теле критериясеннэн чыкканда Татнет сайтлары 30-40тан да куп тугел. hэм оченче караш буенча Татнет 2000нэн кубрэк сайтлар туплый!
Татнет бармы сон,…Масяня эйтмешли: Стопудово! (тагын бер тэрж,емэ ителми торган суз…- авт.прим.) Икенче яктан караганда - без Татнетта параллель доньяда кебек торабыз. Узган форумда Р.Вэлиев дорес куреп алганынча - эллэ кайларда татар авылларында кешелэр уз тормышы белэн яшилэр, шэhэрлэрдэ куп кенэ кеше Татнеттан тугел, компьютердан ерак эле, э без монда шрифтлар проблемалары, яналиф турында фикер йортэбез h.б.!
Татнетны тормыш иллюзиясе, татар матрицанын, олеше кебек йортергэ була. Татнет ул да ниндидер уйдырма, шартлылык, телэсэн,…Энэ Рунет белэн барысы да билгеле, э менэ Татнет белэн эле, "Терминатор" фильмыннан Джон Коннор эйтмешли - "Килэчэк эле билгелэнмэгэн.."
- Интернетта син куптэнме сон,? Нинди проектлар "оятын,да"?
- Якынча 1999 елнын, языннан. Теге вакытта минем очен бу ботен тормышымны остэн-аска китергэн чын какшау булды. Ботен донья минем очен ачылды. Мин тэулеклэр буена челтэрдэ утырдым. Аннары уземнен, берэр нэрсэне ясыйсым килде. Беренче проектым "Юридические фильмы" дигэн сайт. Аннары "Татар тарихи ж,эмгыяте" сайтын ачтым, аннан сон, "Ботендонья татар форумы" проекты булды, "Татарские закладки" каталогы. Ниhаять, "Татнет Йолдызлары" конкурсынын, идеясы hэм проекты. Куптэн тугел "Татар нэселлэре" сайтынын, редакторы булдым. - Нинди максат hэм кем белэн "Татнет Йолдызлары" конкурсы оештырылган?
- Конкурсынын, максатлары турында тулысынча сайттагы конкурс турында Положениесында язылган. Максатлары ин, изге - сайтларынын, авторларын билгелэргэ, берэр ничек Татнетны тозеп чыгырга, кешелэргэ безнен, куплегебезне, хокем иту очен нэрсэлэрен барлыгын курсэтергэ.
Конкурс 2002 елнын, 1 декабрьдагы ин, авторитетлы татнетчыларга ж.ибэрелгэн хатымнан башланды. Идеямны яклаганнар, бигрэк тэ, ул hавада очып йорде. Конкурснын, эшендэ куп кенэ кеше катнашты: конкурс сайтынын, беренче версияне ясаган сен,лем Динарадан башлап, жюри председателе Ирек Бикиннин, Казанда булэклэу церемониясен уздырган Элфия Миннулина кадэр hэм тагын куп кенэ кеше.
- Тагын берэр нинди проектлар уйларында бармы сон,?
- Ой, сорама да. Бар, элбэттэ. Уземдэ ике доменым www.tatar.info hэм www.tatar.su бар, мин аларны эле ботенлэй узлэштермэдем hэм ян,а идеялар очен калдырдым, анда мин куп кенэ проектларны башлый алам. Суз ун,аенда, узенчэлекле идеяларыгыз булса, языгыз, бэлки мин сезгэ бушка оченче дэрэж,эдэге доменны бирэ алырмын.
- Айнур, белгэнемчэ, син Татнетнын, елъязмасын язып барасын. Усешенен, нинди этапларын билгели аласын? Нинди тенденциялэрне курергэ була, хэзерге вакытта ситуация нинди?
- Эйе, бу чыннан да - мин тиздэн "Краткий курс новейшей истории Татнета (2000-2003 гг.)" дигэн бер шаян-ироник хикэяне язып бетерэм. Анда мин (шаярып кына) ике этапны аерып алдым: Борынгы Татнет тарихы (1995-1999 еллары) hэм Ян,а Татнет тарихы (2000-2003 еллары).
Усешкэ тенденция бар. Ситуация бик тэ гадэттэге - кеше веб-дизайнны, уз предметын - татар мэдэниятен, тарихын, гореф-гадэтлэрен белсэ, татарча сойлэшсэ ягъни белергэ омтылса hэм анын, узенчэлекле идеялары булса, ресурсы тиздэн популяр булачак! Без кайвакыт бер-беребезгэ елаганыбызча алай начар тугел эле.
- Прогнозлар нэтиж,эсез эш дип эйтэлэр, эмма барыбер Татнет килэчэгенэ уз карашын белэн булешсэн, иде?
- Уйлавымча, Татнет акрынлап кына сайтлар санын арттырып барыр. Татнетнын, кулланучылар саны да усер, шун,а курэ дэ барысы да узгэрергэ момкин. Мин кайвакыт хэзерге яшьлэр белэн чагыштырганда челтэрдэге аксакалдай уземне хис итэм. Кешедэ куп кенэ идеялар бар. hаман татар порталы, эзлэткеч, он-лайн сузлек hэм тэрж,емэчелэр, шрифтлар, виртуаль гимназия турында суз бара - кайчан булса да бу чынбарлык булыр дип ышанасы килэ. Бэлки, вакыт узгач, Татарстаннын да беренче дэрэж,эдэге домены булыр, эмма мин бу хэлне вакытсыз дип саныйм - без аннан башка да яхшы эшли алабыз! Элбэттэ, Тихий океандагы берничэ мен халкылары булган утрауларнын, уз доменнары булганлыгы, э Татарстан ж,омhуриятенен, булмаганлыгы безнен, очен мэхрум! Парадокс. Хэер, без уз вакытында союз республика да булмадык, ботен параметраларыбыз булганга карамастан…
- hэм тагын кечкенэ генэ блиц:
- Син,а ничэ яшь?
- 32.
- Кем булып эшлисен,?
- Банкта юрист булып.
- Хатынын, бармы? Балаларыгыз купме?
- Эйе, бар. Балалар эле юк, лэкин, вакыт узгач, Алла боерса, булыр.
- Челтэрдэге ин, яраткан сайт?
- Мин шахмат уенын уйнарга яратам www.shahmaty21.com сайтында
- Нинди музыканы яратасын?
- Торлечэ: беренчедэн татар классик hэм халык койлэрен. Р.Яхин, С. Сэйдэшев, Ф. Яруллин Р.Вагапов башкармасында, Х.Бегичев, И.Шакиров, Г. Ибушев эсэрлэрен тын,лыйм. Гомумэн классиканы яратам - аеруча Бетховенны, Рахманиновны, Григны hэм Прокофьевны. Заманча музыкадан Seal, Depeche Mode, A-HA, Rammstein, hip-hop, R&B ошатам. Тагын саундтрекларны тын,лыйм.

Сорауларны бируче hэм татарчага тэрж,емэ итуче
Р.Ильдарханов.

Номерда:

ссылка 1

ссылка 2

ссылка 3

ссылка 4

(c) Kerpe Studios, 2004
Hosted by uCoz